ИГЪТИБАР: КAMA TYRES предприятиеләрендә «Иң яхшы яшь белгеч» һәм «Иң яхшы яшь эшче» бәйгесенә старт бирелә! 🤩 Конкурс – яшь хезмәткәрләргә уңыш һәм казанышлары, сәләтен күрсәтү мөмкинлеге. ❗️ Анда катнашырга теләк белдерүче өчен таләпләр: – хезмәткәрнең һөнәри өлкәдә һәм гомумкорпоратив характерда ирешкән уңышлары – 35 яшькә кадәр (тулган булса да ярый); – КТ предприятиеләрендә ярты елдан ким булмаган эш стажы; – хезмәт дисциплинасын бозу очраклары булмау. ❗Әлеге таләпләрнең үтәлү вакыты: 01.10.2025 – 01.10.2026. Бәйге кагыйдәләре буенча, анда теләге булган яшь эшчеләр һәм белгечләр катнаша ала. Моның өчен хезмәт уңышлары, тәҗрибә, проектлар һәм башка мәгълүмат күрсәтелгән партфолио тутырып, заявка бирергә кирәк. 📣 Бәйгедә җиңүчеләр бер тапкыр түләнә торган премия белән бүләкләнә: 1️⃣ урын – 20 000 сум; 2️⃣ урын – 15 000 сум; 3️⃣ урын – 10 000 сум. Заявкалар 20 октябрьгә кадәр электрон почтага кабул ителә: IdiyatullinaRR@kamatyres.com яки regina_kt@bk.ru. ⛔️ Шул көннән соң заявкалар кабул ителми! ✍ Форсатны кулдан ычкындырмагыз! ❓ Өстәмә сораулар белән предприятиеләрнең яшьләр комитеты рәисенә мөрәҗәгать итәргә. 👇 Портфолио бланкы пост астында.